Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Күп эшләр башкарылган, ләкин проблемалар кала бирә

Мюд авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы халыкның актив катнашында узды.

Җирлек башлыгы Татьяна Зюзина үзенең хисап докладында казанышларга, проблемаларга һәм киләчәккә планнарга тукталды. Мюд авыл җирлеге составына җиде торак пункт керә. Халык саны – 1131 теркәлгән кеше.

Халык гуманитар ярдәм җыя: яшеренү челтәрләре үрә, оекбашлар һәм билбау бәйли, солдатлар өчен токмач, яшелчә һәм окоп шәмнәре әзерли.

– Район җитәкчелеге белән бергәләп сугышчы-якташлар гаиләләренең үтенечләрен хәл итәбез: азык-төлек җыелмалары, утын, ашлык, печән белән ярдәм итәбез, – диде җирлек башлыгы. – Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенең йортына су керттек. Район күләмендә СВОда һәлак булган Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә багышланган баскетбол турниры старт алды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына обелисклардагы исемлекләр яңартылган, урам баннеры сатып алынган. Иске Мокшино авылында Елауркиннар гаиләсе тыл хезмәтчәннәренә истәлек тактасы куюда ярдәм иткән.

Территориядә өч ФАП эшли: Мюд поселогында, Татар Сөнчәлесендә һәм Пионерда. Пионер ФАПында капиталь ремонт тәмамланган, җиһазлар сатып алынган, суүткәргеч үткәрелгән.

Халыкның шәхси хуҗалыкларында 472 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 188 баш савым сыеры. Субсидияләр буенча: сыерлар асрауга — 921 800 сум, кәҗәләр асрауга — 8000 сум, бияләр асрауга — 85 000 сум, кош-корт тотуга 96 912,5 сум түләнгән.

Узган ел авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту буенча шактый эшләр башкарылган. Су бирүне яхшырту өчен Мюд поселогында һәм Иске Мокшинода насослар алыштырылган. 12 урам яктырткычы куелган.

Халыктан җыелган үзара салым акчасы авыл юлларын вак таш салып төзекләндерүгә, су башняларын койма белән тотып алуга, Мюд поселогында һәм Татар Сөнчәлесе авылында хуҗалык корылмалары төзүгә, генератор сатып алуга һәм кыш көннәрендә юлларны чистартуга тотылган.

Ахматкага илтүче юлның начар булуы һәм Иске Мокшино мәдәният йортында газ белән җылыту системасы булмау проблемалары кала бирә. Бу мәсьәләләр буенча халык һәм район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин белән җентекле сөйләшү узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев