Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күп балалы Хәнифовлар гаиләсе Татарстан Рәисеннән бүләк алды

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итүдә күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырды.

Чара кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт бүләгенә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсеннән Хәнифовларның күп балалы гаиләсе дә лаек булды. Тантаналы шартларда аларга «Ата-ана даны» ордены медале тапшырылды. Иршат Хәниф улы һәм Чулпан Минзаһит кызы биш баланы лаеклы тәрбияли.

Гаиләне беренче булып бүләк алу белән район башлыгы Камил Гилманов котлады.

–Якташларыбызны югары бүләк белән тәбриклибез һәм бу гаҗәеп күркәм, тату гаиләгә сәламәтлек һәм иминлек телибез, – дип язды район башлыгы үзенең Телеграмм-каналында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев