Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кулланучының судта нинди компенсацияләргә хокукы бар?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай районы буенча Түбән Кама территориаль органына гражданин сорау белән мөрәҗәгать итә.

Аны судта кулланучының нинди компенсацияләргә хокукы бар, дигән сорау кызыксындыра? Ул туристик агентлыгы белән килешү төзи һәм аны түли. Әмма расланган туристлык продуктына кергән хезмәтләр күрсәтелми. Килешүдә күрсәтелгән срокларда сәфәр туристтан бәйсез шартлар буенча барып чыкмый, шуңа бәйле рәвештә ул туроператорга түләнгән акчаларны кайтару турында гариза юллый, ләкин таләп вакытында канәгатьләндерелми. Кулланучы судка туристлык хезмәтләрен сату килешүен өзү, туристлык продукты өчен түләнгән акчаларны түләтү, неустойка, почта чыгымнары, турны яңадан сатып алу белән бәйле югалтулар, матди зыянны компенсацияләү, штраф таләпләре белән мөрәҗәгать итә.

Кулланучының туристлык продукты өчен түләнгән акчаны түләтүдән башка барлык таләпләрне калдырырга хокукы бармы, чөнки суд утырышы башланганчы туроператор аңа тур бәясен кайтарган?

Белгеч аңлатканча: закон нигезендә, турист туристлык продуктын туроператор яки турагент сату турында килешү шартларын үтәмәгән очракта зыянны каплау һәм матди зыянны компенсацияләү хокукына ия. Һәр як туристлык продуктын сату турында килешүне үзгәртүне яки өзүне таләп итәргә хокуклы. Кулланучының тур өчен түләнгән акчаларны кире кайтару турындагы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты туроператор тарафыннан бозылган, чөнки акчалар кулланучы судка мөрәҗәгать иткәннән соң гына кире кайтарылган. Кулланучының хокукларын бозуы нәтиҗәсендә кулланучыга китерелгән мораль зыян, аның гаебе булганда, зыян китерүче тарафыннан компенсацияләнергә тиеш. Моннан тыш, туроператордан РФ ГК 15 маддәсе кагыйдәләре буенча дәгъвачы файдасына түләнгән тур һәм туроператорның баш тартуы нәтиҗәсендә сатып алынган яңа тур арасындагы аерма рәвешендә зыянны түләтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев