Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күчмә кошларны яңа “фатирлар” көтә

Көннәр җылынды, безнең якларга күчмә кошлар кайта башлады.

Яңа Дума төп мәктәбе территориясендә үскән каеннарда аларны яңа һәм уңайлы оялар көтә.

Укучылар хезмәт дәресләрендә үз куллары белән сыерчык оялары ясадылар. Балалар канатлы дуслар өчен оялар гына ясап калмадылар, аларны бизәделәр дә.

– Агач-куакларга кош оялары урнаштыру – күркәм традиция. Кошлар, әйләнә-тирә мохиткә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, ә безне матур итеп сайраулары белән дә сөендерәләр. Мондый акцияләр үткәреп, без балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын экология проблемаларына җәлеп итәргә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл һәм җаваплы караш тәрбияләргә тырышабыз, – дип сөйли мәктәп директоры Энҗе Хәйруллина.

Фото: "Сувар" газетасы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев