Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Күрсәтмә мастер-класс

2020 ел спорт Декадасы кысаларында Иске Тимошкино мәктәбендә 2007 елда туган һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Кыш бабай призына бадминтон буенча район беренчелеге узды

. Бадминтон буенча Татарстан җыелмасы составына кергән Никита Мулеев белән мастер-класслар һәм күрсәтмә уен әлеге төр уенны яратучы яшь спортчылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде.

Турнир ике төркемдә үтте: А төркеме – алга таба республика ярышларында катнашу өчен иң көчле бадминтончыларны сайлап алу, Б төркеме – бадминтонны районда популярлаштыру һәм пропагандалау максатыннан.

Б төркеме ярыш нәтиҗәләре буенча малайлар арасында беренче урынны Руслан Пименов яулады, икенче урында - Рамил Шәйхисламов, өченче урын Семен Макаркинга бирелде. Әлеге категориядәге кызлар арасында беренче урынны Майя Якимова алды, Алина Анорьева көмеш призер булды, Агата Леонтьева өченче урынга чыкты. А төркеме финалында районның иң көчле ике бадминтончы кызы - Надежда һәм Анастасия Аниськиннар очрашты.

Һәм киеренке көч сынашуда Надежда җиңүгә иреште. Оксана Ашаева - мактаулы өченче урында. Малайлар арасындагы финал көрәше дә ярышларның матч-бизәге булды, Вадим Мулеев лидерлыкны яулады, Владимир Ястребов – икенче, Станислав Иванов өченче урыннарда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев