Күргәзмә социаль хезмәт алучыларның игътибарын җәлеп итте
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «И туган тел, и матур тел…» дигән китап күргәзмәсе ачылды.
Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә бөтен республикада Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне Федоровка интернат-йортында кызыклы вакыйга булды.
Учреждение китапханәчесе Ирина Тихонова социаль хезмәтләр алучылар өчен «И туган тел, и матур тел…» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм шулай ук Габдулла Тукайның рус һәм татар телләрендәге истәлекләре һәм хатлары тәкъдим ителгән. Моннан тыш, әдәбият сөючеләргә танышу өчен китап киштәләрендә М.Җәлил, И. Динаров, Т. Миңнулин, Ф. Мөхәммәтов кебек башка күренекле татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләренә дә урын бирелгән.
Интернат-йортта яшәүчеләр китап битләрен зур кызыксыну белән актардылар, танылган татар шигърияте классигының әдәби әсәрләре белән таныштылар.
Фото: Федоровка интернат-йорт архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев