Крестьян утары яшәү рәвешенә әйләнә
Соңгы яңалыклар

Крестьян утары яшәү рәвешенә әйләнә

Авыр туксанынчы елларда хуҗалык тоту Анатолий Тимофеевка үзенә җитеш тормышта яшәргә генә түгел, мөстәкыйль тормышка аяк басучы улларына һәм кызларына ярдәм итү мөмкинлеге дә биргән.

Бүген Анатолий Игнатьевичның тугыз оныгы бар.

– Аларда минем тормышымның мәгънәсе, – ди Савгач авылы ветераны. – Үземнең зур хуҗалыгымны аларның киләчәге өчен тоттым, алар иминлеге өчен хезмәт куйдым.

Шушы көннәрдә ул 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Бәйрәмгә зур табын артында тантана сәбәпчесенең иң якыннары – балалары, оныклары, дуслары җыелачак.

Тантанада бары тик моннан ун ел элек бакыйлыкка күчкән гаилә хуҗабикәсе, тормыш иптәше, кадерле әни, яраткан әби Лидия генә булмаячак. Йорт хуҗабикәсе турында авылдашлары бүген дә хөрмәт белән искә алалар, ул өйдә уңайлылык тудырырга да, иренә малларны карашырга да өлгергән. Ә бу җиңел эш булмый. Бервакыт Тимофеевлар хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр саны – унбиш башка, ә дуңгызлар саны 120 башка кадәр арткан. Балалату чорында ир белән хатын ана дуңгызлар яныннан китмиләр диярлек, ә алар алтмыш баш була. Дуңгыз балалары сәламәт булып үссеннәр өчен, хуҗалар азыкка үз сыерларыннан савып алынган сөтне кушып ашатканнар. Хуҗа сүзләренә караганда, алар ул вакытта калдыксыз җитештерү алып барганнар.

– Мин һәрвакыт ирекле, шәхси хезмәткә өстенлек бирә идем, – ди юбиляр. – Холкым шундый, кемгәдер бәйле булырга яратмыйм. Туксанынчы елларның, күмәк хезмәтне яратучылар өчен гаять зур кыенлыклары булуга карамастан, үз өстенлекләре бар иде. Минем кебек үз эше белән шөгыльләнергә теләүчеләр алардан файдаланды. Ул чагында мин үземне бәхетле итеп хис иттем. Бала чагымнан ук терлекләр карарга яраттым һәм бу планда хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеге алдым. Зур хуҗалык – ул зур киеренкелек кенә түгел, хезмәт нәтиҗәләреннән шатлык хисләре алу да.

Бүген ветеран хуҗалыгында төрле кош-корт: тавыклар, казлар, күркәләр асрый.

– Әлбәттә, моны барысы да аңлый алмый, әмма мин шулардан башка яши алмыйм, – дип дәвам итә юбиляр. – Кеше үзенең күңеле белән килешкәндә генә бәхетле була ала. Ә крестьянның утарында бернинди терлек-туар, кош-корт та булмаса, күңелдә нинди канәгатьлек булырга мөмкин?


Нет комментариев