Киса авылыннан Александра Галанская 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны күркәм юбилее белән якыннары, туганнары белән бергә район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров котладылар. Ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
– Аксубай районы иминлеге өчен куйган фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә, – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә Алмаз Минвазыйх улы.
Александра Павловна гомере буе Иске Ильдеряк авылында яшәгән. Аның бала чагы һәм яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Фронтовик Николай Петровичка кияүгә чыга. Ир белән хатын икесе дә колхозда хезмәт куялар: гаилә хуҗабикәсе төрле эшләрдә эшли, чөгендерен дә эшкәртә, утынын да әзерли, фермада да хезмәт куя, ә ире ветеринар була. Улы белән кызы үсеп җитеп, гаилә коралар һәм өйдә кабат балаларның шатлыклы авазлары яңгырый башлый. Ир белән хатын тигез картлыкка өмет итеп яшиләр. Әмма гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә. Янәшәсендә терәк булмаса да, Александра Павловна көче барда үз йортында яшәргә тырыша.
– Әни сиксән яшенә кадәр беркемнән дә ярдәм көтмәде. Бәрәңге сабагын да үзе чапты, хуҗалыгын тәртиптә тотты. Бот сөяген сындыргач, бүтән йөри алмас, дип без аны үзебезгә алып кайттык. Әмма аның характеры бик көчле, ул үзен үзе күтәрде һәм бүгенге көнгә кадәр зарядка һәм массаж ясый, – ди кызы Евдокия. Әбекәй кызының гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.
Улы Калининградта тора, дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы һәм оныкчыкларының балалары гаилә хуҗабикәсе өчен зур сөенеч.
Нет комментариев