Районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышында ташуга бәйле хәл буенча фикер алыштылар.
Карлы кыш аграрийлар өчен – сөенеч булса, хезмәтләр һәм ведомстволар өчен борчылырлык сәбәп. Язгы ташуга коралланып әзерләнергә кирәк. Бу хакта шәһәрләр һәм районнар белән видеоконференция режимында республика ведомстволары да хәбәр итте.
– Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәрвакытта да мөмкин түгел, әмма без аңа әзер булырга тиеш, – дип билгеләп үтте гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев. –Гидротехник корылмалар, су басу ихтималы булган участоклар, буалар һәм күперләр зур игътибар зонасында булырга тиеш.
Ул су басу куркынычы булган участокларны тагын бер кат тикшерергә, җирлек башлыкларына хәлне аерым контольгә алырга кирәклеген искәртте. Төп бурычлар арасында – сулыкларда су күтәрелү дәрәҗәсен мониторинглау, моның өчен гидропостлар булдырылган инде.
Предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, шәхси секторга шулай ук язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар күрергә кирәк. Алдан ук бина диварларын кардан чистартырга, үткәрү торбаларын әзерлек торышына китерергә һәм субүлгечләр турында кайгыртырга кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 101, 121 телефоннары буенча шалтыратырга.
Нет комментариев