Күп функцияле үзәкне ремонтлауга 10 миллион сумнан артык акча тотылачак
Февральдә Рус Кармәте авылында «Белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау» программасы кысаларында башланган КФҮ бинасын ремонтлау эшләре төгәлләнә.
Рус Кармәтендәге КФҮдә бер түбә астында авылның бөтен социаль объектлары – мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, клуб, китапханә урнашачак.
1985 елда төзелгән типовой бина күптәннән төзекләндерүгә мохтаҗ иде инде. Аның түбәсеннән су үтте, бәдрәф бары урамда гына, тәрәзәләреннән җил өрә, ә фундаментындагы тишекләргә кар тула иде.
Күләмле төзекләндерү эшләре ярты ел элек түбәне җылыту һәм алмаштыру, нигезен ныгыту һәм фасадын тышлаудан башланды.
Моннан тыш, биредә тәрәзәләр тулысынча алмаштырылган, электр һәм канализация челтәрләрен яңартканнар, балалар бакчасы төркемендә җылы идәннәр салганнар һәм бөтен бина буенча янгынга каршы яңа сигнализация урнаштырачаклар.
– Ремонтка кадәр балалар бакчасына унбер бала йөрде, мәктәптә алты укучы белем алда, – дип сөйли мәктәп директоры Мансур Сөләйманов.
Ул мине бина бүлмәләре буенча йөртеп, кайда нәрсә урнашачагы турында ихлас сөйләде.
Монда параллель рәвештә берничә бригада – электриклар, сантехниклар, балта осталары, маляр-штукатурлар эшли. Эш темпы булганда, объект август азагыннан да соңга калмыйча вакытында тапшырылачак.
Ремонт эшләренә карамастан, авыл фельдшер-акушерлык пункты эшләүдән туктамаган. Фельдшер Константин Андреев үз учреждениесе эшен туктата алмый, аңа кабул итүгә пациент килгән иде, ләкин планлаштырылган ремонт эшләренең бөтен күләме параллель рәвештә фельдшер пунктында да бара.
Фельдшер сүзләренә караганда, Рус Кармәтендә бүгенге көндә 18 яшькә кадәрге 60лап кеше яши. Мәктәп директоры ышандырганча, алдагы елларда демография югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Авылга юл бар, капиталь ремонттан соң барлык социаль объектлар да эшли башлаячак. Аксубайга кадәр бары 8 минутлык юл.
Үз биналарын ремонтлауда төзүчеләргә учреждение хезмәткәрләре дә ярдәм итә. Укытучылар коллективы территорияне төзелеш калдыкларыннан чистартуда мәшгуль иде – монда шулай ук иске балалар уен мәйданчыгы да яңартыла. Быел мәктәп «РИТЭК» компаниясеннән ике грант отты һәм тиздән мәктәп территориясендә балалар уен һәм спорт мәйданчыклары пәйда булачак.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев