Хөкүмәт коронавирус инфекциясен дәвалауда кулланыла торган молнупиравир препаратын тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кертте.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар Министрлар Кабинеты сайтында чыкты.
«Яңартылган исемлектә коронавирус инфекциясен йоктырган авыруларны дәвалауда кулланыла торган молнупиравир препараты урын алды. Вируска каршы фавипиравир препараты (ул исемлеккә моңа кадәр кертелгән иде) өчен өстәмә рәвештә өч дару формасы (порошок, концентрат һәм лиофилизат) өстәлде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Әлеге исемлектәге препаратларның бәяләрен дәүләт көйли. Алар гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы буенча пациентларны дәвалауда кулланыла.
Моннан тыш, әлеге препаратлар дәвалаучы табиб рецепты буенча ташламалардан файдаланучыларга да бирелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев