Соңгы яңалыклар

Ковид сәбәпле зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары эшләнә

Коронавируска каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы президиумында Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле йөкләмә бирде.

Россия Хөкүмәте Covid-19 аркасында зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләячәк һәм алар предприятиеләргә тотрыклы эшне дәвам итәргә ярдәм итәчәк. Коронавируска каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы президиумында Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле йөкләмә бирде, диелә Хөкүмәт телеграм-каналында.

Тәкъдимнәрне эшләү белән вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Икътисад үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников шөгыльләнәчәк.

Шулай ук иртәгә вице-премьер Татьяна Голикованың Россия Президенты Владимир Путинга Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Министрлар Кабинетының яңа карарлары турында хәбәр итәчәге билгеле булды.

«Алдагы чикләүләр практикасы әлеге чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтте. Коронавируска каршы көрәш барышында шактый тәҗрибә һәм белем тупланды», — дип искәртте Михаил Мишустин.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев