Аксубай районы делегациясе Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова җитәкчелегендәге делегация составына беренчел ветераннар оешмалары рәисләре Галина Макаренкова, Валентина Наумова һәм Маргарита Золина керде. Районның ветераннар хәрәкәтен әлеге делегатларның тәкъдим итүе очраклы түгел. Алар актив җәмәгатьчеләр, өлкән буын вәкилләрен иҗади һәм спорт чараларына җәлеп итәләр.
Форумда катнашучылар алдында республика җитәкчелеге һәм республика ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады. Ветераннар активлары адресына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Кайбер шәһәрләр һәм районнар ветераннар иҗтимагый оешмалары белән беррәттән Аксубай районы ветераннар советының нәтиҗәле эшен дә билгеләп үттеләр. Ул Татарстанның күпмилләтле халкы гореф-гадәтләренең мәдәниятен саклауга зур өлеш керткәне һәм «Балкыш» («Сияние») ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VII Республика фестивален оештыруда актив катнашуы өчен ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Республика Советының Рәхмәт хатына лаек булды.
Чараның мәдәни программасында танылган татар башкаручылары, профессиональ коллективлар белән беррәттән шулай ук район мәдәният йортының Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге «Настроение» ветераннар бию ансамбле дә катнашты.

Безнең башкаручылар матур бал киемнәреннән искиткеч артистлык осталыгы белән чыгыш ясадылар. Алар сәхнәдә чын гармония тудырып, вальс әйләнделәр. “Вена вальсы” Казан тамашачыларында онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Аларның чыгышын көчле алкышларга күмделәр, артистларны биска чакырдылар.
– Республика ветераннар оешмасының юбилеен бәйрәм итүдә катнашу безнең өчен әһәмиятле, истәлекле вакыйга булды, – дип сөйли Галина Бобкова. – Тик, күп кеше катнашында барлык башка күчмә чаралар кебек үк, транспорт белән бәйле билгеле проблемалар туа. Һәм монда безгә АТУТ директоры Фәрхат Аюпов ярдәм күрсәтте. Ул безгә сәфәр өчен автобус кына биреп калмады, шулай ук юлга зур термос белән чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән дә тәэмин итте. Барлык катнашучылар исеменнән аңа җылы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Нет комментариев