Коррупция фактлары турында хатны хәбәрдарлык тартмасына салып хәбәр итәргә мөмкин.
Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе шуны искә төшерә: алар гражданнар өчен уңайлы урыннарда – Совет, район башкарма комитеты, район хастаханәсе биналарында һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты бинасында урнаштырылган.
Коррупциягә каршы закон нормаларын бозуга юлыккан һәркем, фактлар турында хәбәрдарлык тартмаларына хат язып салып, хәтта аноним хәбәр итә ала. Закон нигезендә кергән барлык язма мөрәҗәгатьләр комиссия утырышында каралачак һәм мөрәҗәгать итүчеләргә, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша җибәреләчәк.
Шулай ук районның рәсми сайтында коррупция турында халык фикерен өйрәнү буенча сораштыруда катнашырга мөмкин, дип искәртте район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.
Нет комментариев