Соңгы яңалыклар

Коронавирустан вакцина ясаткан төбәкләр махсус грантларга ия булачак

Гранттан кергән акча җирле халык тәкъдимнәре буенча төбәк проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Массакүләм чараларда, җәмәгать туклануы һәм башка ял итү урыннарында ковидтан вакцина ясаткан кешеләргә генә булырга рөхсәт биргән Россия субъектлары махсус грантларга дәгъва итә алачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Вице-премьер сүзләренчә, гранттан кергән акча җирле халык тәкъдимнәре буенча төбәк проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Россиянең кайбер төбәкләре ял итү урыннарына бары тик вакцинацияләнгән гражданнарны гына кертә башлады инде, диелә хәбәрдә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев