Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Коронавирус вакытыннан алда бала табу ихтималын арттыра

Инфекция хатын-кыз яки бала сәламәтлегенә йогынты ясамый, дип яза Лондон тикшеренүчеләре.

Covid-19 инфекциясе расланган яки бу чиргә шик булган йөкле хатыннарның вакытыннан алда бала табуы ачыкланган.   

Лондонның Империя көллияте галимнәре тикшеренүләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итүенчә, Кушма Корольлектә Covid-19 белән авырган йөкле хатыннарның 12 проценты вакытыннан алда бала тапкан. Илдә җитлекми туган балалар саны исә 7,5 процентка туры килә.

АКШта да шундый ук закончалык ачыкланган: коронавируслы йөкле хатын-кызларның 15,7 проценты балаларын вакытыннан алда тапкан - бу уртача күрсәткечтән 57 процентка артыграк.

Шул ук вакытта Covid-19 инфекциясе белән зарарлану җитәрлек авырлык җыймыйча яки баланың үле тууына китерми. Шулай ук инфекция хатын-кызның сәламәтлегенә дә йогынты ясамый — йөкле хатын-кызның өзлегүләрдән үлем куркынычы аның яшендәге башка хатын-кызларныкы кебек үк, дип ачыкланган.   

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев