Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәсе Мордовия мөселманнарына тапшырылды
Соңгы яңалыклар

Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәсе Мордовия мөселманнарына тапшырылды

Китап дин кардәшләребезгә, татар милли оешмаларына таратылачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Коръәннең татар телендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 500 данәдә махсус рейс белән Казаннан Саранск шәһәренә — Мордовия Республикасы Халыклар йортына җибәрелде.

«Бүген Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләре милләттәшләребезгә барып ирешкән. Ул дин кардәшләребезгә, татар милли оешмаларына таратылачак», диелә ТР Диния нәзарәте хәбәрендә.

Моңарчы китаплар Чувашия Диния нәзарәтенә, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Россиянең башка 12 мөфтиятенә җибәрелгән иде.

 

Чыганак:tatar-inform.tatar


Нет комментариев