Корбан бәйрәме уңаеннан «Россия 24» каналында «922 по Булгару» фильмы премьерасы була
Станислав Назаровның документаль фильмы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.
Корбан бәйрәме уңаеннан, «Россия 24» каналында «922 по Булгару» фильмын күрсәтәләр. Бу турыда «Вести Татарстан» каналы хәбәр итте.
Борынгы дәүләт хәзерге Татарстан территориясендә урнашкан. Фильм кешеләрнең гасырдан гасырга күчереп алып килгән кыйммәтләре турында сөйли, диелә хәбәрдә.
Премьера 9 июльдә 15.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә «Россия 24» каналында була.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев