Контейнерлар янында чүп-чар булмаган җирлек
Соңгы яңалыклар

Контейнерлар янында чүп-чар булмаган җирлек

Иске Ильдеряк авыл җирлегендә тәртип “бусагадан” башлана – җирлекнең үзәк утарына керү юлында ук юл кырыйлары пөхтә итеп чабылган.

Килүчеләрне киң чиста урамнар каршы ала, аларның һәркайсында чиста мәйданчыкларда контейнерлар урнаштырылган. Футбол кырында шулай ук асылмалы чапкычлы кечкенә трактор йөри.

Безнең сокланулы карашыбызны күреп, авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков безнең сорауга:

– Мәйданчыкны ике атнага бер чаптырабыз, чөнки биредә безнең ”Ильдеряк” һәм “Сокол” футбол командалары даими уйный һәм шөгыльләнә. Дусларча очрашулар да даими уза, – дип җавап бирде.

Футбол кыры белән янәшә балалар бакчасы территориясендә дә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Шулай ук паркта һәм обелиск янында да. Һәркайда – чәчәкләр. Алар җәмәгать киңлекләрен, искеильдеряклыларның яраткан ял итү урынын бизәп тора, мәдәният йорты һәм җирле хакимият органының административ бинасы, мәктәп, медицина пункты янында да чәчәк түтәлләре күзләрне иркәли.

Яңа Ильдеряк, Тарханка, Иляшкино, Чуаш Енорускиносы авылларының һәрберсендә мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре территорияләре гөрләп чәчәк атып утырган түтәлләр белән аерылып тора. Яңа Ильдерякта клуб янында, узган ел Җиңү паркына нигез салганнар. Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм Җиңү белән кайтканнар истәлегенә урнаштырылган обелиск яшь чыршылар белән әйләндереп алынган. Төрле сәбәпләр аркасында тамыр алып китә алмаган үсентеләр урынына яңалары утыртыла.

Торак пунктлардагы тәртипкә, беренче чиратта, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары ярдәм итә. Әмма бер генә мәйданчыкта да без нинди дә булса чүп-чар күрмәдек. Чисталык җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә, диләр бит.

– Бүгенге көндә Иске Ильдеряк авылында – ун, Чуаш Енорускиносында – ике, калган авылларда әлегә берәр генә контейнер бар, – дип сөйли җирле хакимият органы җитәкчесе. – Тагын җидене көтәбез. Аларның икесен биредә, үзәк биләмәдә, икесен Чуаш Енорускиносында, берәрне Тарханкада, Яңа Ильдеряк һәм Иляшкино авылларында урнаштырачакбыз. Бездә халык пөхтә, каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсенә бик җитди карый. Барысы да көнкүреш чүп-чарыннан нәкъ менә аны алып китәсе көн алдыннан – җомга көнне генә чыгара. Бездә контейнерларның атна буе чүп-чар белән тулып тору күренеше юк.

– Мондый зур территорияне ничек тәртиптә тота аласыз, дигән сорауга Сергей Маклаков болай дип җавап бирде:

– Бу төрле хезмәтләр һәм, әлбәттә инде, халык тарафыннан сайланган депутатлар белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Барлык проблемалар һәм килеп туган хәлләр турында бергә фикер алышабыз һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп эзлибез. Үзара салым суммасы күп очракта хәлдән чыгарга ярдәм итә. Сер түгел, җирлек тормышында барысы да диярлек нәкъ менә финансларга бәйле. Үзара салым суммасының күләмен гражданнар үзләре, ишегаллары саныннан һәм су белән тәэмин итү, юллар, урам утлары һ.б. системалардан чыгып билгелиләр. Үзара салым акчасын Тарханка халкы, әйтик, бер кешегә – алты йөз, Иляшкинода – биш йөз, Иске Ильдерякта өч йөз сум күләмендә җыярга карар кылдылар. Шулай булгач, торак пунктлардагы тәртип – безнең уртак хезмәтебез.


Нет комментариев