Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Контейнерларны бакча чүбе белән тутырмас өчен, аксубайлыларга трактор арбасын бушлай тәкъдим итәләр

Август башыннан Аксубайда бакча чүбе белән проблема барлыкка килгән иде һәм ул әлегәчә хәл ителмәгән.

Безнең газета бу хакта күпме генә язса һәм бакча үләннәрен компостка утильләштерүне сораса да, халык аны контейнерларга ташуны дәвам итә. Кешеләрне хәтта штрафлар да куркытмый.

Хатын-кызлардан торган эшчеләр бригадасы көн саен урамнарны һәм тыкрыкларны урап йөреп, башта бәрәңге сабагын, ә хәзер инде сезон тәмамланганнан соң киселгән куак ботакларын һәм кипкән чәчәкләрне трактор арбасына төйи. Бер көн эчендә барысын да җыярга өлгермиләр, ә иртән бакча чүбе өемнәре башка урыннарда да барлыкка килә.

– Бу инде ике ай буе өзеп булмастай йомык түгәрәк сыман. Бистә кышка чиста булып керсен өчен, чүп-чарны, яфракларны җыясы урында, без кеше ресурсларын бөтенләй урынсыз кулланырга мәҗбүр. Әллә кешеләрнең намуслары юкмы икән, үзләре артыннан бакча үләннәрен кемдер чистартырга тиеш дип уйлыйлармы икән? – дип гаҗәпләнеп сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Безнең хезмәткәрләр функциясенә контейнер мәйданчыкларын чистарту керми, аларның башка эшләре дә күп.

Башкарма комитет хәлдән чыгу юлын тапты. Альтернатива буларак, бакча чүбен чыгару өчен бушлай трактор арбасы тәкъдим итә. Бары тик кичләрнең берсендә чүп-чардан котылу өчен күршеләр белән килешергә генә кирәк. Һәм 2-75-82 телефоны буенча Аксубай бистәсе башкарма комитетына арбага заявка бирергә. Гаризаны чират тәртибендә караячаклар. Аксубай бистәсе башкарма комитетында бу үтенечне булса да ишетелер дип өметләнәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев