Комбайнчылар да, ярдәмчеләре дә төшке ашка чиратлап кына туктыйлар
Соңгы яңалыклар

Комбайнчылар да, ярдәмчеләре дә төшке ашка чиратлап кына туктыйлар

«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара.

«Аксу-Агро» ҖЧҖдә бөртеклеләр 18600 гектардан артык мәйдан били. Шул исәптән 6000 гектардан артык көзге бодай. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 июльгә бу санның яртысыннан артыгы – 3400 гектары суктырылган. Уракка 14 комбайн экипажы җәлеп ителгән, 7се – хуҗалыкныкы, 7се – командировкага килүче.

– Бөртекле культуралар уңышы бүгенге көнгә гектардан 25 центнерга якын тәшкил итте, – дип шәрехләде «Аксу Агро» ҖЧҖ агрономы Илсур Сәхапов. – Быелгы коры елда да без, барлык агрочараларны вакытында үткәрү, культураларны сыйфатлы тәрбияләү аркасында, кырлардан яхшы уңыш алуга ирештек.

14 июль иртәсендә механикалаштырылган звено Тарханка авылы янындагы басуда көзге бодайны суктыруга кереште. Биредә ашлык ташу һәм комбайннарга хезмәт күрсәтү буенча барлык техник арсенал тупланган. Кыр кораблары, сары башаклы игеннәр картинасын күз алдында үзгәртеп, басу буйлап иңлиләр. Техникалар гөрелтесе ерактан ук ишетелеп тора. Төгәлләүгә дә күп калмый.

Суктыру да шул ук ритмда оештырылган, комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре төшке ашка да чиратлап кына тукталалар – һәр минуты исәптә. Соңгы вакытта комбайнчылар составы үзгәрми диярлек – аны, нигездә, район һәм республика комбайнчылары ярышларында җиңүчеләр тәшкил итә.

Берничә еллар дәвамында чәчү һәм урак өстендә аларның исемнәре район газетасы битләреннән төшми. Болар – Алексей Кудряшов ярдәмчесе Константин Мельников, Евгений Кудряшов ярдәмчесе Александр Жарков, Валерий Ендерюков ярдәмчесе Сергей Васильев, Анатолий Ефремов ярдәмчесе Руслан Зольников, Сергей Блинов ярдәмчесе Николай Гусаров, Җәүдәт Сафиулиин ярдәмчесе – улы Җәвид, Хөсәен Галиев ярдәмчесе Нәфис Кәбиров белән. Комбайннар бункеры тулуга ук, басуның икенче башыннан аларга зур йөк машиналары һәм ашлык төяү өчен тракторлар килеп җитә. Икмәк ташуда машина йөртүчеләр һәм механизаторлар Ришат Гатауллин, Рәис Мифтәхов, Александр Ванчурин, Таһир Хәмитов, Илнур Зәйнуллин, Алексей Плотников, Николай Убейкин эшлиләр. Су ташу машиналарын йөртүчеләр Павел Белов һәм Алексей Уфандеев һәрчак үз эш урыннарында.

Бу уттай кызу урак өстендә аларның үз бурычы – уракта катнашучы техниканың янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

– Беренче көннән үк комбайнчылар югары эш темпы алды, – дип сөйли бүлек управляющие Михаил Васильев. – Кәеф – күтәренке. Әлегә күрсәткечләр турында сөйләргә иртәрәк, әмма уракның югары темпы сизелеп тора. Әлеге киеренке вакытта без газета өчен урак катнашучыларын бункердан ашлык бушаткан берничә минут эчендә генә фотога төшерә алдык. Һәм шунда ук алар комбайн штурвалы артына утырып, эшләрен дәвам иттеләр. Урыпҗыюны хәвеф-хәтәрсез генә, матур нәтиҗәләр белән төгәлләргә язсын.

 


Нет комментариев