Иске Ибрай авылында гомер итүче Наҗия Яруллинага 90 яшь тулды
Наҗия Харис кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң, гаилә корганчыга кадәр, чәчү һәм урак вакытында механизаторлар өчен төшке һәм кичке ашлар әзерли. Тантана сәбәпчесе сүзләренчә, колхоз ашханәсендә кайнар беренче һәм икенче ризыкларны 75 кешегә әзерләгәннәр! Кияүгә чыккач, төрле эшләрне башкара. Бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт бала да, йорт хуҗалыгы да даими игътибар, кайгырту һәм тырышлык таләп итә.
Колхоз производствосының төрле участокларда, шул исәптән терлекчелектә дә хезмәт куеп, зур гаилә хуҗабикәсе һәр елны гектарлаган чөгендер эшкәртергә дә өлгерә. Балалар үсә, һәм вакыт узу белән Наҗия Харис кызы колхозның төзелеш бригадасына күчә, анда ташчы эшен башкара. Мәсәлән, нигезеннән башлап, ул сельмаг, ә соңрак клуб төзүдә катнашкан.
Бүген ветеран колхоз производствосында эшләгән елларында аны җыелышлар үткәргәндә эшчеләр президиумына сайлаганнары белән горурлана.
– Чөнки мин моңа лаек идем, – дип сөйләде ветеран балаларча самимилык белән, үзенә районның беренче җитәкчесенең котлау хатын һәм 90 яшьлек юбилеена истәлекле бүләк тапшырган район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллинга. – Мин һәр эшкә зур җаваплылык белән карарга тырыштым, чөнки теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән идем. Әтием, Харис Минзаһиров шулай тәрбияләде, ул колхозда умартачылыкта эшләде. Әти 145 бал корты оясы булган умарталыкны тотты һәм үзе дә бал корты кебек эшләде.
Яруллиннар үзләре дә балаларын шундый ук эш сөючән итеп үстергәннәр. Өлкән улы Валиҗан, гомер буе Самара өлкәсендә производствосында фидакарь хезмәт куйган, лаеклы ялга да шуннан чыккан һәм 2010 елда, әтиләре вафатыннани соң әнисен тәрбияләү, кадер-хөрмәттә яшәтер өчен туган йортына кайткан. Таһир гаиләсе белән Чаллыда яши, анда төзелеш белән мәшгуль. Солтан егерме елдан артык «РИТЭК» нефть компаниясендә эшли, гаиләсе белән әнисенең һәм абыйсының күршесендә генә яши. Сәлимә дә ире белән туган авылы Иске Ибрайда гомер итә. Күп еллар ул җирле участок хастаханәсендә эшләгән.
Юбиляр бәйрәм белән котларга җыелган кунакларга балалары, тугыз оныгы һәм оныкчыклары турында горурланып сөйләде. Шушы көннәрдә генә армиядә хезмәт итеп кайткан оныгы Нәфис – Нәҗия Харис кызының аерым горурлыгы.
–Ул Кырымның иминлеген тәэмин итте, – дип оныгының аркасыннан какты әбекәй һәм аның йөзе бәхеттән балкыды.
Нет комментариев