Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак
Соңгы яңалыклар

Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак

Кол Шәриф мәчете 8 июльнең 16:00 сәгатеннән 9 июльнең 9:00 сәгатенә кадәр ябык булачак.

Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 9 июльдә, Корбан бәйрәме көнендә, Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы узачак. Ул 3:10 сәгатьтә башлана.

Казан Кремленә килергә теләүчеләрдән маршрутны планлаштырганда мәчеткә кертүне чикләүне исәпкә алуны сорыйлар.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев