“Кояшкай” балалар бакчасында юлларда куркынычсызлык дәресе узды
Соңгы яңалыклар

“Кояшкай” балалар бакчасында юлларда куркынычсызлык дәресе узды

“Кояшкай” балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган мавыктыргыч чара узды.

Балалар әкият геройлары белән викториналарда катнаштылар, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, тематик пазлылар җыйдылар һәм хәтта “юл” аша имин кичүне модельләштерделәр.

Яшь пассажирларның куркынычсызлыгына аерым игътибар юнәлттеләр: Нурлат БДД ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова һәм ЮХИДИ инспекторы Илшат Сибгатуллин “Бала – төп пассажир!” акциясе үткәрделәр, ата-аналарга балалар автокреслалар кирәклеге турында искә төшерделәр.

Чара азагында күп балалы Лебедевлар гаиләсенә балаларны тотып тору җайланмасын тапшырдылар, һәм барлык катнашучылар куркынычсызлык кагыйдәләре һәрвакыт кул астында булсын өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмә һәм китаплар алдылар.


Нет комментариев