Клиентларга хезмәт күрсәтү буенча «Татэнергосбыт»ның Аксубай офисына ел нәтиҗәләре буенча беренче урын өчен Кубок тапшырылды.
Ул 15 меңнән ким булмаган лицевой счетларга хезмәт күрсәтүче офислар арасында эш нәтиҗәлелеге рейтингында беренче булды. Аксубайлылар ел саен җиңүче булалар. Узган елда алар – беренче, ә аннан алдагы елда икенче булдылар.
Район башлыгы Камил Гилманов эшлекле дүшәмбедә Флен Зәйнуллинны котлап билгеләп үткәнчә, башкача була да алмый. Үз эшендә дә һәм җәмәгать тормышында да битараф булмаган Флен Җәмил улы – үз урынындагы кеше, 25 ел ул офисның алыштыргысыз җитәкчесе булып тора.
– Бу кубок – безнең коллективның хезмәтен тану. Ул зур түгел – бездә нибары алты кеше эшли. Һәр хезмәткәр үзенә ышандырылган участокта бурычларны намус белән үти, шуңа күрә уртак нәтиҗә дә законлы, – дип саный Флен Зәйнуллин.
Ә редакция почтасында «Энергосбыт» коллективына рәхмәт сүзләре еш яңгырый – биредә һәр клиентны елмаеп каршы алалар, игътибар күрсәтәләр һәм түләүләргә ачыклык кертүдә булышалар.
Нет комментариев