Кәкрекүллеләр сабан бәйрәмен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Кәкрекүллеләр сабан бәйрәмен билгеләп үттеләр

Кәкре Күл авыл җирлегендә кече Сабан туе бәйрәме бик күңелле үтте.

Кәкре Күл авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган халык бәйрәме авыл үзәгендә авыл халкын, кайткан кунакларны җыйды. Бәйрәм программасы язгы чәчү кампаниясен уңышлы уздырган игенчеләрне котлауны, концерт номерларын, төрле уеннарны, бәйгеләрне, спорт ярышларын үз эченә алды. 

Кече Сабан туенда беркемне дә игътибарсыз калдырмадылар. «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов чәчү эшләрендә югары казанышлары өчен авыл хуҗалыгы алдынгылары Алексей Купцовка, Александр Лазоркинга, Алексей Башатовка, Вячеслав Кондрашовка, Максим Константиновка, Сергей Анищенкога Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Кече Сабан туенда катнашучыларны бәйрәм белән Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев кайнар котлады. Җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен ул Владимир Воробьев һәм Лидия Кондрашованы, Фәнис Низамовны Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. 

Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкын матур концерт белән сөендерделәр. Тамашачылар «Родные напевы» халык вокаль ансамбле, балалар иҗат коллективлары чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Фәнис Низамов җыелучыларны дәртле җырлары белән сөендерде. Балалар һәм өлкәннәр күңелле программада бик теләп катнаштылар.


Нет комментариев