Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күлдә яңа ел әкиятенә чумдылар

Кәкре Күл авылында яңа ел бәйрәменә иҗади якын килеп әзерләнгәннәр.

Кич җитү белән авыл гадәти булмаган әкияти мохиткә чума: мәдәният йорты бинасы, мәдәният учреждениесе территориясендәге чыршылар төрле төстәге гирляндалар белән балкый, кардан ясалган әкият персонажлары яңа ел композициясен тулыландыра. Барысы да – гадәти булмаганча матур, авыл кешеләре кич белән бу территориядә бик теләп һава сулап йөриләр.

Бәйрәмчә бизәлеш мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре һәм авылның актив кешеләре кулы белән булдырылган.

– Безнең коллектив бердәм, – дип сөйли авыл мәдәният йорты директоры Галина Андреева. – Тәртип салу, бизәү буенча теләсә нинди эшне без бергә башкарабыз. Кышкы бизәлеш өстендә эшләгәндә, без авыл халкының тылсымга ышануын теләдек. Барлык авыл халкын, хезмәттәшләрне Яңа ел белән чын күңелдән котлыйсым килә.

Авыл халкына Яңа ел могҗизасы бүләк итүчеләр арасында Наталья Ивандеева, Владимир Воробьев, Надежда Рожкова, Татьяна Коннова, Алексей Андреев һәм Ринат Хәмитов та бар иде.

Фото: Кәкре Күл авыл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев