Кәкре Күл авылының өлкән яшьтәге хатынкызлары өчен авыл китапханәсенең онлайн утырышы эшли.
Алар онлайн-режимда әдәбият яңалыклары белән танышу һәм журналлар уку белән генә чикләнмиләр.
Китапханәче Татьяна Коннова «Игелекле очрашулар» клубы программасына һәрчак яңалыклар кертә. Шунысы мөһим, клуб нигезен пенсионерлар тәшкил иткәнгә, һәр утырыш планын ул клуб әгъзалары белән килешеп, аларның теләкләрен исәпкә алып эшли.
– Җомга көнне уза торган онлайн-утырыш безнең мәнфәгатьләрдән, безнең талантлардан чыгып төзелә, – дип сөйли Римма Крайнова. – Кемдер ниндидер ризыкны яхшы пешерә һәм аның серләрен башкалар белән дә уртаклашырга тели, кемдер тегә яки чигә, кемдер җырлый яки шигырьләр иҗат итә. Безнең онлайн-клубта һәркем үзенең сәләтен күрсәтә ала.
Нет комментариев