Җәй – территорияләрне төзекләндерү эшләре өчен иң “кайнар” вакыт.
Экологик икеайлык тәмамланса да, эшләр бер генә көнгә дә туктап тормый. Моннан тыш, район башлыгы Камил Гилманов көн саен авыл җирлекләренә зур һәм кечкенә авылларда тәртип урнаштыруларына инану өчен сыга.
Кичә ул Кәкре Күл авыл җирлегенең өч торак пунктында булды.
Түбән Баланда авыл мәдәният йорты янында эш кайный иде – клуб директоры Василий Воронин фонтан янындагы территориядә үләннәрне чаптырды.
– Сездә һәрвакыт тәртип, – диде район башлыгы, клуб тирәлеген, алма бакчасын карап чыкканнан соң. Шул ук вакытта ул алмагачларны корткычлардан эшкәртү буенча үз киңәшләрен бирде.

Клуб җитәкчелеген һәм мәдәният хезмәткәрләрен иске клуб бинасы борчый, ул, асылда, авылга хезмәт итә ала әле. Район башлыгы аның буенча фикер алышырга һәм карар кабул итәргә вәгъдә бирде.
Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы комплексы бинасы янында да идеаль тәртип. Бирегә район башлыгы яхшы яңалыклар белән килде. Якын арада территориядә балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Камил Гилманов хәтта мәйданчыкның булачак корылмасының фотосурәтләрен дә алып килде.

– Бездә балалар аз түгел – 18 башлангыч сыйныф укучысы һәм 11 мәктәпкәчә яшьтәге бала. Уен мәйданчыгы соңгы вакытта безнең өчен тагын бер бүләк булачак. Күптән түгел мәктәпкә «Татех» нефть компаниясеннән гомуми суммасы миллион сумнан артык максатчан финанс ярдәме күрсәтелде, яңа кухня җиһазлары, спорт инвентаре китерелә, оргтехника кайтуын көтәбез, – дип уртаклашты мәгариф учреждениесе директоры Ольга Копанева.
Район башлыгы Түбән Баланда, Александровка, Кәкре Күл авыллары буйлап узды, җирлек башлыгына территорияләрне төзекләндерү буенча киңәшләр бирде. Шулай ук авыл мәдәният йортында да булды.
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев каты көнкүреш калдыкларының ничек чыгарылуы белән уртаклашты һәм көн кадагындагы проблемалар турында сөйләде.
– Үзара салым акчасына 23 контейнер сатып алдык, искеләрен ремонтладык, материал сатып алдык һәм алар өчен мәйданчыкларны төзекләндердек. Бүгенге көндә бездә алар 28әү, әмма без яңаларын алудан баш тартмас идек. Ә чүп чыгаруда проблемалар юк, оператор белән уртак тел таптык, – дип сөйләде Сергей Елисеев.
Күп еллардан бирле бер сөт җыючы белән генә эшләү арксында сөт җыю буенча да җирлектә уңай тәҗрибә тупланган. Үзара салым буенча эшләр өлешендә, 2021 елда халык 354 мең сум акча керткән, Республика финанславы белән әлеге сумма 1 миллион 704 мең сумга кадәр арткан. Бу акчага авыл җирлеге чапкыч, фронталь төягеч сатып алган. Биредә юллар салуга 900 мең сум акча сарыф ителәчәк, җирлеккә вак таш китерелгән инде, урам юлларын тигезләп җәяргә планлаштыралар.
Түбән Баландада һәм Кәкре Күлдә су үткәргеч проблема булып кала. Ел саен ремонт һәм хезмәт күрсәтүгә 200 мең сум тирәсе акча китә. Шулай ук җирлеккә трактор тагылмасы да кирәк, чүп-чарны полигонга даими алып баруны оештырырга кирәк, чөнки аны төбәк операторы чыгармый.
– Җирлектәге проблемалар турында без ишетеп кенә белмибез, ә инде нинди эшләр башкарылуы безнең күз алдында. Үз тарафыбыздан кайбер мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә тырышырбыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Нет комментариев