Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Китапханә эшендә алышлыргысыз хезмәткәр

«Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Үзәкләштерелгән район китапханәләр системасының мәгълүмати-сервис бүлеге мөдире Алексей Дмитриев билгеләп үтелде.

Бүләкләрне аңа район башлыгы Камил Гилманов, «Татарстан – Яңа гасыр» РОО Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Мәдәният хезмәткәрләре көнендә тапшырдылар.

Китапханә тармагында унбиш ел эшләү дәверендә бу Алексей Сергеевичның беренче генә бүләге түгел. Аның портфолиосында район җитәкчелеге һәм ТР Мәдәният министрлыгыннан күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. Ул – «Ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә. IT-белгеч буларак, ул китапханәләр системасын үстерүгә үзенең бөтен тырышлыгын, осталыгын куя. Алексей Дмитриев барлык компьютерлар системасы, районның китапханәләр челтәрен программалар белән тәэмин итү эшен гамәлгә ашыра.

– Алексей Сергеевич үз эшенә бик җаваплы карый, – дип билгеләп үтте директор җирлекара үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева. – Ул – үз эшендә алыштыргысыз хезмәткәр. Төп бурычларын үтәүдән тыш, мәдәният бинасының эчке форматын яңарту буенча күп эшләр башкара, Пушкин картасы буенча чаралар үткәрүдә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев