Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә очрашу

Аксубай үзәк китапханәсендә ”Нежность” комплекслы үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу узды.

Анда Хәсән Туфанның туган көненә багышланган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәймә Гатина кунакларны шагыйрьнең биографиясе һәм китаплары белән таныштырды.

Ул шагыйрьнең кече ватаны – Иске Кармәт авылында музей ачуның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

–Хәсән Туфан музей-йорты – республика әһәмиятендәге музей, ул экспонатларга бик бай, – дип билгеләп үтте китапханәче. – Шәһәр һәм авыл урамнары аның исемен йөртә. Шагыйрьнең туган якка мәхәббәте, якыннарын сагынуы, моңлы шигырь юллары булып, ак кәгазь битләренә күчкән.

Очрашуга килүчеләр шагыйрьнең тормышы белән кызыксынып таныштылар. Алар арасында Хәсән Туфанның авылдашы да бар иде. Аның шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән яхшы таныш булуы ачыкланды.

Туфан исеме бүген дә исән, халык аның иҗатын ярата.

Фәймә Гариф кызы шулай ук кунакларны шушы көннәрдә генә китапханәгә кайткан яңа китап белән таныштырды. Милли ашлар китабы ике телдә нәшер ителгән.

Китапханәчеләр камыр ризыклары күргәзмәсендә үзләре пешергән милли ризыкларны: чәк-чәк, өчпочмак, төрле бәлешләр тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев