Китап укучыларны табигатьне яратырга өйрәтәләр
Урмандеево авыл китапханәсендә балалар әдәбиятын укуны табигать белеме дәресе белән чагыштырып була.
Әйдәп баручы китапханәче Татьяна Максимова Урмандеево башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Михаил Пришвинның “Табигатьне саклау - димәк Ватанны саклау” дигән китап битләре буйлап әдәби сәяхәт оештырды. Ул яшь кунакларны “Михаил Пришвин - рус табигатен белүче” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Сәяхәттә катнашучылар хикәяләрне кычкырып укыдылар. Балалар «Урман», «Елга», «Дала һәм таулар» станцияләрендә булдылар. Алар язучы тасвирлаган әйләнә-тирә мохитне туган як табигате белән чагыштырдылар. Балалар “Тукран”, “Көрпе”, “Минем туган илем”, “Кояш хәзинәсе” хикәяләре белән таныштылар. Алардан бик күп кызыклы нәрсәләр алдылар.
Фото: Урмандеево авыл китапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев