Аның каршында эшләүче хатын-кызлар клубының даими катнашучыларының фантазияләре искитмәле.
Алар үзләренең эш көннәрен бизәп кенә калмыйча, авылдашларының тормышын да эчтәлекле итәләр.
Күптән түгел клуб әгъзалары яңа иҗат төрен үзләштерделәр. Иске, онытылган, кайдадыр тузан җыеп яткан ташландык курчакларны дәртле хатын-кызлар чын гүзәллеккә әверелдерә. Бу декоратив-кулланма сәнгать серләре белән алар буш вакытны кызыклы шөгыль артында үткәрергә яратучылар белән уртаклашырга әзер.
Нет комментариев