Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Киләсе уку елы безгә нәрсәләр әзерли?

Белем бирү сыйфатын күтәрүнең төп маркеры булып дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре тора.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышлары, милли мәгариф, «Минем мәктәп» мәгълүмат системасын кертү турында – район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина белән әңгәмәдә.

– Рәмзия Сәлих кызы, яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Каникуллар ничек үтте?

– Мәктәп укуччылары өчен файдалы һәм актив үтте: балалар җәйге лагерьларда да, мәктәп яны лагерьларында да, хезмәт һәм ял лагерьларында да ял иттеләр. Һәм шуның белән бергә имтиханнар тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч булды. Каникуллар – белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен яңа уку елына әзерләү вакыты да. Мәгариф учреждениеләренең барысында да косметик ремонт үткәрелде. Федераль программа нигезендә җиһазлар сатып алу белән беррәттән, ике ризык әзерләү блогын ремонтлау эшләре башкарылды. Дәүләт контракты буенча Аксубайның 3 нче урта мәктәбенең башлангыч мәктәбе бинасын ремонтлауга 4,8 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде – идәннәр, канализация, су белән тәэмин итү һәм электр үткәргечләре алмаштырылды.

Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә идәннәр, диварлар ремонтланды. Канализация, су һәм электр үткәргечләре алмаштырылды. Дәүләт контракты буенча Сумма 4 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Бүгенге көндә барлык белем бирү учреждениеләре, болар – 14 урта, 7 – төп, 8 башлангыч мәктәп, аларда 2383 укучы белем ала, бер һөнәри белем бирү учреждениесе, бер мәктәптән тыш эшләр үзәге, 11 балалар бакчасы һәм 17 мәктәпкәчә төркем, 749 бала яңа уку елына әзер.

Быел без 1 нче сыйныфка – 165, 10 нчы сыйныфка 106 укучыны кабул итәбез.

– Мәгариф системасы алдында торган төп максатларның берсе – белем бирүнең сыйфатын күтәрү. Һәм бу эшнең төп маркеры булып дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре торамы?

– 2024 елда унберенче сыйныфны тәмамлаган 82 укучының барысы да дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырды. Имтихан нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучыларыбызның баллары рус теле (69,10), математика (70,75), физика (70,00), химия (74,88), тарих (70,57), җәмгыять белеме (61,32), информатика һәм ИКТ (63,82), география (66,00), инглиз теле (81,5) буенча республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак. 27 укучы БДИда 80 һәм аннан югарырак балл алды.

Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары урта гомуми белем турында аттестатлар алдылар, алар арасында 20 кеше бик яхшы билгеләр белән аттестат һәм «Укуда аерым уңышлары өчен» медале (10 кеше – I дәрәҗә һәм 10 кеше – II дәрәҗә медальләр) алды.

2024 елда Илебез Президенты инициативасы буенча чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен фәннәрнең берсеннән яңадан тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде. Мондый хокуктан 5 укучы файдаланды.

– Күпмилләтле республикабызда һәм районда, аерым алганда, милли мәгарифкә әһәмият биреләме?

– Әйе, эшнең мөһим юнәлешләреннән берсе – туган телне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру.

Бу уку елында районда 10 татар, 9 рус, 10 чуаш телен өйрәнү мәктәпләре эшли.

Федераль кануннар нигезендә районда туган телдә укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар тудырылган. Ике – «Ләйсән» һәм «Буратино» балалар бакчаларында – төркемнәр, ә Аксубайның 3 нче урта мәктәбендә татар телендә тәрбия сыйныфы, Аксубайның 2 нче мәктәбендә чуаш телендә тәрбия сыйныфы ачылды.

– Яңа уку елында район мәгариф системасы алдына нинди бурычлар куела һәм нинди яңалыклар кертеләчәк?

– Мәктәпләребезнең матди-техник базасын ныгыту буенча эшне дәвам итү мөһим бурыч булып тора. Без цифрлы, гуманитар һәм табигый-фәнни профильле белем бирү үзәкләрен булдыру буенча «Үсеш ноктасы» федераль проектында актив катнашабыз. 1 сентябрьгә Яңа Ибрай урта мәктәбендә җиһазлар кайтару төгәлләнәчәк.

Безнең алда һәр мәктәпне яңартылган «Хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәннәрен гамәлгә ашыруга әзерләү бурычы тора. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Хезмәт» кабинетлары өчен җиһазлар сатып алуга 5 ел дәвамында этаплап финанслау белән өстәмә финанслау килештерде.

2025/2026 уку елының 1 сентябреннән «Тарих» фәне программасына эчтәлекне яңарту һәм аны «Безнең төбәк тарихы» уку курсы белән тулыландыру өлешендә үзгәрешләр кертелә.

Мәгариф системасына АйТи технологияләрен актив кертү процессы дәвам итә. «Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасын модернизацияләү буенча масштаблы эш башкарылды. Агымдагы елның гыйнварыннан ул яңартылган форматта эшли. Системага Мәскәү электрон мәктәбенең яңа компонентлары һәм сервислары кертелде.

Районда барлык башлангыч сыйныфларда «Россия бөркетләре» программасы кертелде, тәрбия системасы бердәм программага берләштерелде.

– Беренче сентябрь алдыннан район мөгаллимнәренә, мәктәп укучыларына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга теләкләрегез...

– Коллегалар, без башкарган эшләрнең барысын да яңа уку елында тагын да арттырасы килә. Һәркемгә сәламәтлек, барлык башлангычларда уңышлар телим, бернинди яңалыктан да курыкмаска, ахыр чиктә бу тагын да зуррак уңышларга китерәчәк. Балалар белән эшләү – мең мәртәбә булып әйләнеп кайтачак игелекле хезмәт ул. Ә укучыларга һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, сезнең иң яхшы укытучыларыгыз, иң яхшы тәрбиячеләрегез, дип әйтәсе килә. Моның кадерен белегез! Остазларыгызның бөтен белемнәрен һәм күнекмәләрен үзләштерергә тырышыгыз. Уку сезгә җиңел бирелсен! Яңа уку елы белән!

Белешмә 2024 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

Мәктәп – ул да гаилә. Шуңа күрә Гаилә елы кысаларында районның мәгариф тармагы укытучыларны һөнәри үстерү, мәктәп укучыларына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яхшырту эшен дәвам итә. Бүгенге көндә балалар бакчаларына чират бетте дияргә була, яңа «Үсеш ноктасы» кертелде, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында ризык әзерләү блоклары яңартылды, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының белем бирү программаларында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр беркетелгән, «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм «Сферум» мәгълүмат-коммуникация белем бирү платформасы кертелгән, 2024 елның 1 сентябреннән мәгариф системасындагы яңалыклар, шул исәптән «Хезмәт (технология)» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәннәрен, «Гаилә белеме» дәрестән тыш эшчәнлек курсын кертү турында фикер алышу буенча август секция киңәшмәләре уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев