Иске Ильдеряк урта мәктәбенең 3-6 сыйныф укучылары җирлекнең төрле гаскәрләре ветераннары белән очраштылар.
Сыйныф җитәкчеләре аларны мәктәпкә чакырып, үсеп килүче буынны таныш авылдашлары үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куйдылар.
Патриотик тәрбия хәзерге заман мәктәбенең иң мөһим бурычларының берсе булып тора, чөнки балачак һәм үсмерлек – Ватанга чын мәхәббәт хисе тәрбияләү өчен иң уңышлы вакыт.
Кунакларның һәрберсе балаларга үзенең солдат юлы турында кыскача сөйләде. Алар арасында «кайнар» нокталарда хезмәт иткән ветераннар да бар иде. Алар балалар белән сугышчан, батыр хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
–Берничә елдан сезнең күбегезне хәрби хезмәт көтә. Сез сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәвегезне телибез. Бөтен дөньяда тынычлык булсын иде! Балалар, көчле, җитез, акыллы, батыр, игелекле булып үсегез. Ул чакта сез безгә, безнең яклаучыларыбызга ышанычлы таяныч булачаксыз! – дип теләделәр балаларга элеккеге сугышчылар.
Нет комментариев