Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кичә Россия халыклары бердәмлегенә багышланды

Район мәдәният йортында халыклар бердәмлегенә багышланган тантаналы кичә узды.

Бәйрәмгә хезмәт коллективлары, мәктәпләр, өлкән буын вәкилләре җыелды. Җыелучыларга котлау сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Бу бәйрәмнең әһәмияте зур, – дип билгеләп үтте ул. – Аның тарихы борынгы Русьтан, халык ополчениеләре Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткәч башланган. Ил язмышын, дошманга каршы берләшкән халык хәл итә.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген дә халык бердәм, Армиягә, махсус хәрби операция зонасында неофашизмга каршы көрәшкән сугышчыларыбызга ярдәм итә. Санкцияләргә карамастан, халык хуҗалыгы, ил икътисады үсә.

Җыелучыларны Халык бердәмлеге көне белән Аксубай районы чиркәве рухание иерей Антоний Рыбочкин һәм район имам-мөхтәсибе урынбасары Равил хәзрәт Камалетдинов чын күңелдән котладылар. Алар, дәүләткә куркыныч янаганда төрле милләт вәкилләре һәм дин тотучылары берләшеп, дошманны җиңгәннәр, дип билгеләп үттеләр. Шунысы игътибарга лаек, күпмилләтле һәм күп конфессияле республикабызда бүген без бердәмлек һәм үзара аңлашу күрәбез. Бу бик мөһим һәм бәһасез. Без һәрвакыт татулыкта һәм тынычлыкта яшәргә тиеш.

Районның үзешчән артистлары тамашачыларга үз җырмоңнарын бүләк иттеләр. Сәхнәдә яшь музыкантлар, балалар хореография ансамбльләре, урта буын артистлары үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр, котлау сүзләре, изге теләкләр яңгырады.

Бу кичне концертка килә алмаучылар, районнан читтә яшәүчеләр өчен безнең редакция концертны район газетасының ВК төркемендә туры эфирда трансляцияләде. Чыгышларны 2 меңнән артык кеше карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев