Соңгы яңалыклар

Хәвефле статистика

2019 елның 6 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 2073 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы, ә 177 очрак полиция участковыйлары тарафыннан ачыкланган.

409 кешегә беркетмә төзелгән. Транспорт чарасы белән тиешле тәртиптә теркәлмәгән 23 кеше, 91 машина йөртүче үзе белән документлары булмаган килеш, 180 машина йөртүче транспорт чарасы төзек булмаган хәлдә идарә итү тыелган килеш идарә иткәндә тоткарланган.

 23 йөртүче – страховка, 5 машина йөртүче  светофорга игътибар итмәгән, 93 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктергәмәгән өчен тоткарланган. Ярты ел эчендә пассажирлар йөртү буенча  26  хокук бозучыны ачыклаганнар.

201 машина йөртүче  руль артына ОСАГО иминият полисыннан башка утырганнар. 467 машина йөртүче  – юл билгесе таләпләрен бозган өчен, 97се - җәяүле яки пассажир тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәлеп ителгән. 173 йөртүче транспорт чарасын тротуарда яки җәяүлеләр кичүендә туктату, кую кагыйдәләрен бозган.

16 кеше, идарә итү  хокукы булмаган һәм аннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган. 33 машина йөртүче алкоголь кулланган килеш руль артына утырган. 


Нет комментариев