Хәтердә тоту өчен: Аксубай сугышчы-интернационалистларның йортларында мемориаль такталар куела
Нурлатның “Шурави” сугышчы-интернационалистлары иҗтимагый оешмасы Аксубайның сугышчы-интернационалистлары йортларында беренче мемориаль такталар урнаштырды.
Беренчесе – полиция полковнигы, Әфганстан сугышы ветераны, ике тапкыр Чечен Республикасында сугышта катнашкан Гомәр Хәйруллин йортында урнаштырылды.
Күрше, Нурлат районындагы сугышта катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча уңай тәҗрибәне Самара өлкәсендә дә кулланалар, хәзер безнең район да кабул итеп алдылар.
Аксубайга “Шурави” төркеме җитәкчесе Сергей Мингалимов тормыш иптәше Галина белән һәм якташыбыз Александр Капитонов килделәр.
– Без танылырга, халык алдында булырга максат куймыйбыз, әмма Әфганстан сугышында катнашучылар хезмәткә яраклы яшьтә булганда, аларга тиешле игътибар белән карасыннар өчен без барысын да эшләргә тиеш, – дип саный Сергей Мингалимов.
Һәм тагын шуны өстәп куя: бу аларның үзләреннән бигрәк, сугышта катнашучыларның балаларына һәм оныкларына, алар янәшәсендә яшәүчеләргә кирәк. Һәр сугыш солдатының исеме бар һәм ул якташларына мәгълүм булырга тиеш.
Гомәр Хәйруллин йортында табличка урнаштыргач, аңа үзе турында мәгълүмат булган, автор шигырь-гимны һәм “Шурави” гимны кертелгән “Сугышчы-интернационалистларны искә алу китабы” битенең истәлекле күчермәсен тапшырдылар. Сүз уңаенда, китап аз тираж белән чыгарылган, әмма сугышчы-интернационалистлар арасында аңа сорау зур.
–Минем өч оныгым бар, алар гаилә, нәсел тарихын белергә тиеш. Нурлатның “Шурави” иҗтимагый берләшмәсенә рәхмәт, бу идеяне без дә хупларбыз һәм Аксубай районында яшәүче сугышчы-интернационалистларның өйләренә истәлек такталары куярбыз дип уйлыйм, – диде Гомәр Хәйруллин.
Икенче табличканы Әфганстан сугышында катнашкан аксубайлы Евгений Анищенко йорты диварында, рәсми сүзләрдән тыш, тын гына урнаштырдылар. Бары тик бу мизгелгә кадәр исән булмаганнарны искә алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. Чөнки Аксубай районыннан 85 ир-егет Әфган сугышы уты аша узды. Аларның җидесе сугыштан кайтмады. Ә кайтканнан соң күпмесе вафат булды.
Полкташ-дусларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм янә машиналарга утырып, юлга кузгалдылар: аларны Әфганстанның утлы сугышын кичергән ветеран-иптәшләре көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев