Күренекле татар шагыйре, язучы, халык эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты, якташыбыз Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулды.
Хәзерге заман лирик шигъриятенә нигез салган кеше истәлегенә багышлап, Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре чаралар циклы оештырдылар. 20 декабрьгә кадәр Аксубай үзәк китапханәсенең социаль челтәрләр платформасында ”Туфанны укыйбыз” дигән челтәр акциясе дәвам итте.
Китапханәнең уку залында “Шигырьләрдә минем йөрәгем”дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә узды. Анда ”Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр, китапханә хезмәткәрләре, китап укучылар – Хәсән Туфан иҗатына битараф булмаган кешеләр катнашты.
– Хәсән Туфанның әдәби иҗаты Ватанга мәхәббәт белән сугарылган, анда игелеклелек, кешелеклелек, иң якты хисләр, – дип фикерләре белән уртаклашты хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәимә Гатина. – Һәм бу – аның тормышындагы фаҗигаләргә, сынауларга, газапларга карамастан. Туфан бүгенге көндә дә аксубайлыларның йөрәгендә.
“Ак чәчәк атар иде/Минем шигырьләр – үткәннең нәтиҗәсе” дип аталган китап күргәзмәсен тәкъдир итү булды. Күргәзмәнең беренче бүлегендә шагыйрьнең бай мирасы – шигырьләр җыентыклары, икенчесендә – Хәсән Туфан турында әдәбият тәкъдим ителгән. Хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.
Әдәби сәгатьтә катнашучылар 2001 елда Казан кинохроника киностудиясендә Татарстан Республикасы кинематографиясе буенча Дәүләт комитеты тарафыннан төшерелгән «Болытлар йөзә дә, йөзә...» фильмын карадылар, аны анализладылар. Якташ шагыйрь иҗаты белән якыннан танышу онытылмаслык минутлар алып килде.
Агыла да болыт агыла
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.
Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!
Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен...
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!
Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.
Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
...Агыла да болыт агыла...
Фото: Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы архивыннан
Нет комментариев