Хәмер кулланган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Соңгы яңалыклар

Хәмер кулланган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Аксубай район суды И.Г. Золинга карата административ хокук бозу турында карар чыгарды.

Эш ачык суд утырышында каралган, җавап тотучы эшне аның катнашыннан башка карау турында гариза тәкъдим итеп, судка килмәгән.

Җавап тотучы февраль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш тоткарланган. Алкоголь куллану алкотектор белән генә түгел, ә медицина тикшерүе акты белән дә исбатланган. Алкоголь микъдары тиешле нормадан 9 тапкыр арткан – машина йөртүче сулышында этил спирты концентрациясе 1,405 мг/л тәшкил  иткән.

Аксубай җәмәгать суды И.Г. Золинны ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән һәм утыз мең сум күләмендә штраф биргән.

Мәгълүматны Аксубай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе тәкъдим итте.


Нет комментариев