Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хөкүмәт комиссиясе районны тикшерде

Күптән түгел районда хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең күчмә тикшерүе узды.

Комплекслы комиссия вәкилләренең эш максаты - районда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнү иде. Эшче комиссия составына кергән Юстиция, Эчке эшләр, сәламәтлек саклау, Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре район оешмаларында  тикшерү үткәрде.

Тикшерүче төркемнең эше расланган план-бирем нигезендә алып барылды. Республика структуралары белгечләре хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген аның аерым юнәлешләре буенча оештыруны өйрәнделәр. Иң мөһиме - 2017-2019 елларга Аксубай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы муниципаль программаны үтәү.

Тикшерүчеләрне яшүсмерләр, яшьләр мохитендәге эшләр торышына йогынты ясый торган барлык аспектлар, районда хокук бозуларны кисәтү буенча гомуми шартлар кызыксындырды. Алар документларны карап чыктылар, оешма хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрделәр, гражданнар һәм яшьләр белән аралаштылар.

Соңгы көнне тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәсе булды. Аның эшендә оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре, район прокуратурасы, суд органы, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмә зал белән ачык диалог формасында үтте.

Эшче төркем әгъзаларының һәрберсе хисап доклады белән чыгыш ясады, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирде. Проблемалы ситуацияләрне хәл итү өчен үсеп килүче буын һәм олылар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне булдырмау буенча профилактик эш алып барырга тиешле оешма вәкилләренең дә фикерләрен тыңладылар.

Тикшерү нәтиҗәләрен анализлап, эшче төркем җитәкчесе, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов авыл җирлекләре башлыкларына һәм профилактика субъектлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларның  кеше проблемаларына якынрак торырга, тирә-юньдә килеп чыгып торган хәлләргә аеруча уяу, игътибарлы булырга, «авыр» контингентка керүче кешеләр белән эшләүдә үтемле аңлатулар, төзәткеч чаралар табарга кирәклеген әйтеп үтте. Ул хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрнең торышын уңай яктан бәяләде. Юстиция министрлыгы вәкиле кабул итүче якка комиссиянең нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.

 - Белешмә, комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр хезмәт коллективларында җентекләп каралачак һәм алга таба да профилактика субъектлары тарафыннан игътибарга алыначак, – дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов үз чыгышында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев