Хезмәттәшлек турында килешү төзелде
Соңгы яңалыклар

Хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Социаль партнерлык кысаларында район башкарма комитеты, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр Хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Ул район территориясендә социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга сала, хезмәткәрләрнең хокукларын яклауны гарантияли.

Килешү текстына район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев, ТР Профсоюзлар федерациясенең Аксубай районындагы вәкиле Тамара Шугаева һәм район эшмәкәрләре Советы рәисе Марс Гимадиев имза куйдылар. Бу килешү, шулай ук, бизнесның социаль җаваплылыгын гарантияли һәм эш бирүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләре балансына ирешүгә ярдәм итә.


Нет комментариев