Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хезмәтенә карата бүләге

Район башлыгы Камил Гилманов, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, районда авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланды, быел бөртекле, азык һәм югары маржиналь культуралардан яхшы уңыш алдык, дип билгеләп үтте.

– Шикәр чөгендере уңышының быелгы кебек беркайчан да уңганы юк иде әле – 121 мең тонна татлы тамыр иктек, соңгы елларда 86 мең гектар мәйданда көнбагыш үстерәбез, ул тулысынча җыеп алынган һәм озатылды – көнбагыштан гына акчалата керем 1 миллиард 500 миллион сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Киләсе елда без 58,62 мең гектар мәйданда чэчү эшләрен башкарырга планлаштырабыз, шуның 20 мең гектардан артыгын – сабан культуралары, 27 мең гектардан күбрәген – азык культуралары, 10 мең гектарын техник культуралар биләячәк. Уҗымнарны тукландыру һәм тәрбияләү эшләре башкарылачак, – дип билгеләп үтте ул.

Ул чәчү һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарган өчен кыр хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде, иң яхшы комбайнчыларның ел саен республика дәрәҗәсендә хөрмәтләнүенә басым ясады.

Быел Аксубай районыннан 9 комбайнчы Татарстанның иң яхшы 500 комбайнчысы арасына керде. Пленар утырышта район башлыгы һәм министр урынбасары «Аксу Агро»ның сигез комбайнчысына – «Нью Холланд» комбайнында 3060 тонна ашлык суктырган Җәүдәт Сафиуллинга, Анатолий Ильгузинга («Нью Холланд», 2583 тонна), Хөсәен Галиевка («Нью Холланд», 2495 тонна), Сергей Блиновка («КЗС-1218-29», 2567 тонна), Валерий Ендерюковка («КЗС-1218-29», 2255 тонна), Алексей Кудряшовка («КЗС-1218-29», 2251 тонна), Анатолий Ефремовка («КЗС-1218-29», 2163 тонна), Алексей Пайдаркинга («Акрос-530», 1772 тонна) һәм «Волга Селект» комбайнчысы Евгений Масловка («Акрос-530», 1703 тонна) Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев