Соңгы яңалыклар

Хезмәт министрлыгы кадрларга кытлык булган тармакларны атады

Машина йөртүчеләр, пешекчеләр, кондитерлар, бетончылар, арматурачылар, монтажчылар, ташчылар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар да кирәк.

Татарстанның хезмәт базарында хәзерге вакытта производствода эшчеләр аеруча кирәк. Бу тармакта 14 меңгә якын вакансия исәпләнә.

Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Татарстан — сәнәгать тармагы алга киткән төбәк. Эш урыннарының гомуми саныннан күренгәнчә, производствода эшләүче белгечләр аеруча кирәк. Төзелештә 5 мең эш урыны бар, транспорт оешмаларында — 3 меңнән артык, моннан тыш, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау өлкәсендә 2,5–2,3 мең эш урыны исәпләнә", - диде ул.

Зарипова сүзләренчә, шулай ук социаль өлкә һәм азык-төлек сәнәгатенә дә эшчеләр кирәк. "Тәкъдимнәр төрле. Бүген без машина йөртүчеләр, пешекчеләр, кондитерлар, бетончылар, арматурачылар, монтажчылар, ташчылар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар кирәклеген күрәбез», — диде ул.

Республиканың мәшгульлек үзәкләрендә 10 меңнән артык кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Шул ук вакытта мәгълүматлар базасында 42,6 мең вакансия турында мәгълүмат бар. Шулай итеп, һәр эшсезгә шартлы рәвештә дүрт вакансия туры килә.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев