Соңгы яңалыклар

Халыкара «Җир сәгате» акциясе

Ел саен 27 мартта бөтен дөньяда «Җир сәгате» акциясе үткәрелә.

Быел акция 13нче тапкыр узачак. Гадәттәгечә, бу сәгатьтә бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше ут һәм көнкүреш электр приборларын, ә дистәләрчә мең бөтен дөньяга танылган биналар һәм истәлекле урыннар үзләренең утларын сүндерә.

Әгәр сез аны үткәрүгә ярдәм итәргә теләсәгез, иртәгә, 27 мартта, 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр, сезгә электр җайланмаларыннан файдаланудан туктарга, утны сүндерергә һәм бу сәгатьне тынлыкта үткәрергә тәкъдим итәбез.

Бу иң массакүләм экологик акция планета табигатенә һәм ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итү максаты белән үткәрелә.


Нет комментариев