Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

КФУ галиме: Глобаль җылыну сәбәпле, гасыр ахырына Казанга «еврокышлар» киләчәк

Климатның глобаль җылынуы аркасында җәйге чор акрынлап озыная, ә кышкы чор кыскара бара.

Әгәр тенденция үзгәрмәсә, гасыр азагына Казанда кышлар 5-7 градуска җылырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Ун ел эчендә җылылык чоры ике-өч көнгә озыная. Кыш һәм көз соңрак килә. Без климатның глобаль җылынуы актив фазасында торабыз, һәм мондый күренеш инде 50 елга якын күзәтелә. Бу җылыну антропоген эшчәнлеккә бәйле. Сәнәгать предприятиеләре эше, СО2 һәм метан хисабына атмосфераның химик составы үзгәртә», – дип аңлатты моны галим.

Метеорологлар билгеләп үткәнчә, әгәр антропоген җылыну дәвам итә икән, бу гасырның азагында ук кышлар хәзерге нормадан 5-7 градуска җылырак булачак. Әйтик, хәзер уртача кышкы температура -10 градус булса, йөз еллык ахырына салкыннар булмаячак һәм аларга алмашка -4 градус температуралы «еврокыш» киләчәк.

«Татар-информ» бер ай элек башланган экстремаль эсселекнең Казанда, ким дигәндә, август азагына кадәр буласын хәбәр иткән иде инде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев