Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

КФУ доценты Россия Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советы составына кертелде

Россия Президенты Владимир Путин Фән һәм мәгариф советы составын үзгәртте.

Анда Казан федераль университеты доценты Михаил Варфоломеев кертелде. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Составка <...> түбәндәге үзгәрешләрне һәм затларны кертергә: «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары белем бирү учреждениесенең авыр чыгарыла торган углевород чыганакларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире Михаил Варфоломеевны кертергә», диелгән документта.

Михаил Варфоломеев Татарстан югары уку йортында 15 елдан артык укыта, гомуми эш стажы 18 елдан артык. Казан федераль университетының Яшь галимнәр ассоциациясе рәисе, химия фәннәре кандидаты (2007).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев