Социаль хезмәткәр һөнәре авыр минутта ярдәмгә килгән иң кирәкле һәм ихтыяҗ зур булган һөнәрләрнең берсе булып кала бирә.
Анда битарафлык булырга тиеш түгел – социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә чит кеше ярдәменә һәм каравына мохтаҗ кешеләргә карата йөрәк җылысы белән эшләргә кирәк.
«Нежность» комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре нәкъ шулай эшлиләр дә. Бүгенге көндә комплекслы үзәктә 320 кеше социаль хезмәтләр ала. Учреждение эшендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга кагылышлы бик күп үзгәрешләр булды. Күрсәтелгән хезмәтләр исемлеге киңәйтелде, нигезле ремонт ясалды.
Учреждение хезмәткәрләре үз эшләре турында менә нинди фикердә:
– Миңа һөнәрем ошый! – ди, зур эш йөкләнеше булуга карамастан, Ольга Уткина. – Минем һөнәр – шәхесемнең һәм тормышымның бер өлеше. Мин яңа эш көнен шатланып көтеп алам. Гаиләгә авыр тормыш хәленнән чыгуда ярдәм итә алуыма чиксез сөенәм.
– Авыр чаклар да була, тик беркайчан да эшчәнлек тармагын үзгәртү уе тумады. Социаль эш — әйләнәтирә дөньяны тагын да яхшырак итү ул, үзеңә дә түземлерәк, игътибарлырак, игелеклерәк булырга кирәк, – дип уртаклашты фикерләре белән Надежда Кустенева.
Һөнәр турында процедура шәфкать туташы Оксана Хәсәнова белән дә әңгәмә кордык.
– Бәлки мин башка һөнәрне дә башкара алыр идем, әмма ул минеке булмас иде. Коллектив, социаль хезмәтләр алучылар – менә ул минем чын тормышым, мин аны бернәрсәгә дә алмаштырмыйм, – дигән катгый фикер белдерде әңәмәдәш.
Урта медицина звеносы эше мөһим. Хәтта иң профессиональ табиб та эштә ышанычлы тыл булган шәфкать туташыннан башка эшли алмый. Социаль хезмәткәр эше, беренче карашка, табиблык ярдәме фонында, чыннан да, күзгә ташланмый да кебек, әмма танылуга һәм бүләкләүгә лаек зур хезмәт ул.
– Бездә үз һөнәрләренең чын осталары эшли, – дип сөйли халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова. – Һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була.
Социаль эш – ул һөнәри эшчәнлекнең шундый төре, анда әхлак принципларын тормышка ашыру башка һөнәрләргә караганда күпкә киеренке һәм катлаулы башкарыла. Биредә социаль хезмәткәрнең турыдантуры һөнәри йогынтысы булып кеше тора. Билгеле бер шартларда клиент язмышы бәйле булган һөнәргә ия булу социаль хезмәткәр һөнәренә карата югары әхлаки таләпләр куя.
Фото: «Нежность» комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге архивыннан.
Нет комментариев