Соңгы яңалыклар

Керемнәр турында хисап тотар вакыт җитте

«Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон таләпләре нигезендә муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре яллаучы (эш бирүче) вәкиленә 2021 ел өчен үзләренең, шулай ук тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.

«Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нигезендә даими нигездә вәкаләтләр башкаруны гамәлгә ашыручы авыл җирлекләре депутатлары үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре һәм милке турында даими рәвештә хәбәр итәргә тиеш, хисап чоры дәвамында авыл депутаты зур суммага күчемсез милек, җир, автомобиль яки кыйммәтле кәгазьләр сатып алган очракта, югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны бирергә тиеш. Ел дәвамында кыйммәтле алыш-бирешләр ясалмаган очракта, авыл җирлекләре депутатлары бу хакта гади хәбәр итү рәвешендә белдерергә тиеш.

– Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшырмау яисә ялган яисә тулы булмаган мәгълүматлар тәкъдим иткән өчен ышанычны югалтуга бәйле рәвештә, эштән азат итүгә кадәр җаваплылык каралган, – дип шәрехләде район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

Районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә «Хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия» бүлекчәсендә, керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләрнең һәр бүлеген тутыру буенча адымлы инструкция булган методик тәкъдимнәр урнаштырылган, нәкъ менә нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, ә кайсыларының юк икәнлеге тәгаенләнә, шулай ук гаилә хәле һәм милеккә бәйле хәлләр үрнәкләре дә кертелгән.


Нет комментариев