Керемнәрне декларацияләү – яңача
2026 елның 1 гыйнварыннан коррупциягә каршы законнарга күләмле үзгәрешләр үз көченә керде.
2025 елның декабрь ахырында имзаланган 505-ФЗ номерлы Федераль закон муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм учреждениеләр җитәкчеләре өчен керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү кагыйдәләрен үзгәртә.
Без район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайновадан кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә керемнәрне һәм мөлкәтне декларацияләүнең яңа кагыйдәләрен аңлатуын сорадык.
– Эльмира Җәүдәт кызы, хәзер керемнәр турында декларацияне ел саен тапшырырга кирәк булмавы билгеле булды. Бу шулаймы?
– Әйе, дөресен әйткәндә, керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Элеккечә: керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр – вазыйфага билгеләнгән очракта, бер органнан икенчесенә күчерелгәндә һәм ел саен 30 апрельгә кадәр бирелә иде.
2026 елның 1 гыйнварыннан күпчелек муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри еллык декларацияләү гамәлдән чыгарыла.
Әмма бу контроль көчсезләнә дигән сүз түгел. Аның формасы үзгәрә: елына бер тапкыр бирелә торган кәгазьләрдән без заманчарак системага күчәбез.
– Бу хәзер гомумән беркемгә дә декларация бирергә кирәкми дигәнне аңлатамы?
– Юк, әлбәттә, аерым категория гражданнар өчен хисап бирү мәҗбүри булып кала. Гражданнар үз вазыйфаларына керешкәндә, хакимиятнең бер органыннан икенчесенә күчкәндә яисә кадрлар резервына керткәндә керемнәр турында белешмәләрне элеккечә бирергә тиеш. Иң мөһим үзгәреш чыгымнарны контрольдә тотуга кагыла. Әгәр муниципаль хезмәткәр, депутат, учреждение җитәкчесе яисә аларның гаилә әгъзалары гаиләнең (ир белән хатынның, балигъ булмаган балаларның) өч еллык кеременнән артыграк суммага зур алыш-биреш (фатир, машина, җир кишәрлеге, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы активлар сатып алу) башкарса, алар чыгымнар турында декларация тапшырырга тиеш булалар. Тапшыру вакыты – килешүне башкару елыннан соң киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча.
– Хәзер кыйммәтле әйберләр сатып алганда гына хисап тотарга кирәкме?
– Бик дөрес. Чөнки акча чыганакларына шик тудырырга мөмкин булган зур сатып алуларны күзәтеп бару мөһим.
Бюджет оешмалары җитәкчеләренә килгәндә, алар өчен дә ел саен керемнәр турында белешмәләр тапшыру гамәлдән чыгарылган. Алар эшкә урнашканда декларация бирергә тиешләр һәм, калганнар кебек үк, зур сатып алулар вакытында чыгымнар турында декларация тапшырырга тиешләр.
– Түрәләрнең чыгымнары һәм керемнәре ничек анализланачак?
– Мондый затларның һәм аларның якыннарының акча һәм милекләре өстеннән контроль өзлексез булачак һәм «Посейдон» дәүләт системасын кулланып, реаль вакыт режимында башкарылачак. Ул ФНС, Росреестр, Росимущество, Россия Банкы һәм Росфинмониторинг арасындагы мәгълүматларны берләштерә. Шулай итеп, контроль еллык түгел, ә даими һәм автоматлаштырылган булачак.
Моннан тыш, күрсәтелгән закон белән бирелгән мәгълүматларны Интернет челтәрендә урнаштыру таләбен билгеләүче нигезләмәләр гамәлдән чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев